Татарстанда бензин тагын кыйммәтләнгән

Бигрәк тә – АИ-98 маркалысы.

Татарстанда соңгы атнада бензин бәясе тагын күтәрелгән. Бу хакта “KazanFirst” Татарстанстат мәгълүматларына таянып яза.

АИ-98 маркалы ягулык хакы аеруча нык арткан: литры 77,55 сумга җиткән. Икенче урында – дизель ягулыгы: литры 62,37 сум. АИ-92 һәм АИ-95 тә кыйммәтләнгән, әмма берәр тиенгә генә. Хәзер боларының бәясе 51,90 сум һәм 56,38 сум тәшкил итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре