Чаллыда 75 яшьлек әби, аферистларның ялганына ышанып, 740 мең сум акчасыннан коры калган. Тикшерүчеләр “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан.
Аферистларның Чуашстанда, Түбән Новгород өлкәсе һәм Ставрополь краенда теркәлгән телефон номерларыннан файдаланылганлыгы мәгълүм, дип яза “KazanFirst”.
Аферистлар, әбигә шалтыратып, янәсе, аның исеменә кемнәрнеңдер 3,5 миллион сумга кредит алуы, шуның яртысы чамасының террорчыларга күчерелүе турында әйткән. Килеп туган проблемадан котылу өчен дигән булып, янәсе, акчаның чит илгә күчерелмәвен раслау максатында “декларация тутырырга” тәкъдим иткәннәр. Озак кына үгетләүләрдән соң, акчаны ничек тапшырырга икәнен җентекләп өйрәткәч, мошенниклар аңа курьер җибәргән. Пенсионер, алар өйрәткәнчә, акчасын тузан суырткычка тутырган да банкалар һәм иске ачкычлар белән бергә курьерга тапшырган. Курьер исә акчаны алган да юк булган.
Икенче көнне мошенниклар янә шалтыратып, “яңа декларация” тутырырга таләп иткән. Әмма бу вакытта әби инде полициягә мөрәҗәгать иткән булган.
https://vatantat.ru/2025/06/173222/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез