Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
Хатын-кызга хокук саклау органы хезмәткәре исеменнән бер ир-ат шалтыраткан. Аферист аңа, имештер, Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтын “ватулары”, хәзер счетыннан акчасын алырга маташулары турында хәбәр иткән. Пенсионер, байлыгын “саклап калу” өчен, мошенникның курьерына 3 миллион сум акчасын биреп җибәргән.
Берничә көннән соң кырыгалдарлар хатын-кыз белән янә элемтәгә кереп, бу юлы инде торагын “саклап калу” өчен фатирын сатарга күндергән. Аферистлар, янәсе, торакны сатудан кергән акчасыннан мәхрүм калмас өчен, миллионнарны үзләренә тапшырырга кушкан. Хатын-кыз, аферистларга ышанып, фатирын 8 миллионга саткан һәм акчасын тулаем курьерга тапшырган. Аеруча зур күләмдә мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез