Казанда бер әби мошенниклар кармагына эләккән. Аферистлар аны, имештер, пенсия күләмен арттыруга юнәлдерелгән реформа үткәрелә, дип алдаганнар. Бу хакта “KazanFirst” Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Өлкә яшьтәге хатын-кызга иң элек “Пенсия фонды хезмәткәре” шалтыраткан. Пенсияне арттыруны күздә тоткан реформа уздырыла, дигән булып, ул әбинең паспорт мәгълүматларын кулга төшергән. Шуннан соң “тикшерүче” шалтыратып, янәсе, әбинең документы буенча акчаның җинаятьчеләр счетына күчерелергә мөмкин булуын әйткән.
Озакламый “икътисадый иминлек хезмәте хезмәткәре” өлкән яшьтәге хатын-кыз белән элемтәгә кергән. Ул әбине яңа сим-карта белән телефон сатып алырга, шуннан соң счетындагы акчаларны алып, курьерга тапшырырга күндергән. Шулай итеп, ул аферистларга барлыгы 1,9 миллион сумнан артыграк акчасын биреп җибәргән.
Аеруча зур күләмдә мошенниклык турында статья буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүнең барышын Казанның Идел буе районы прокуратурасы контрольдә тота.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез