Татарстанда бер атна дәвамында 5 меңнән артык кешегә бушлай юридик ярдәм күрсәтелгән

Бу хакта Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин хәбәр итте. Республикада яшәүчеләргә бушлай юридик консультация Россия күләмендә узган гаилә мөнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм атналыгы кысасында бирелгән.

Россиядә Гаилә елы дәвам итә. “Аның кысасындагы чараларның берсе – гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Россиякүләм хокукый ярдәм атналыгы. Ул илнең һәр төбәгендә, шул исәптән, Татарстанның һәр шәһәр һәм районында үтте”, – дип сөйләде Рөстәм Заһидуллин.

Бер атна дәвамында 1700ләп чара узган, аларда 61 меңләп кеше катнашкан. “Бу – семинарлар, түгәрәк өстәлләр, конкурслар, очрашулар, тренинглар, бушлай юридик ярдәм күрсәтү чаралары. Соңгыларында барлыгы 5200ләп кеше катнашты. Белгечләр төрле эчтәлектәге 7500ләп сорауга җавап бирде”, – диде юстиция министры.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре