Шушы чорда «химия» белән агулануның 55 очрагы булган. Ир-атлар (61,8 процент) хатын-кызларга (38,2%) караганда күбрәк зыян күргән.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, агулануларның күпчелеге хәмергә (47,7%) бәйле рәвештә килеп чыккан. Башка агулану очраклары даруларны ялгыш куллануга (38,1%), үзбелдеклеләнеп дәвалану, даруны очраклы эчү һәм башка сәбәпләргә (14,2%) бәйле.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез