Газетага язылу

Татарстанда бер атна эчендә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны 11 меңнән арткан

Татарстанда бер атна эчендә ОРВИ һәм гриппның 11 463 очрагы теркәлгән. Бу эпидемиологик бусагадан 26,5 процентка түбәнрәк, дип хәбәр итә Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсенә сылтама белән «Татар-информ».

Бүгенге көнгә республикага гриппка каршы 707 980 доза вакцина кайткан. Кампания башланганнан бирле 201 567 кеше, шул исәптән 57 415 бала прививка ясаткан.

Ведомствода искәртеп үтүләренчә, вакцинацияне табиб караганнан соң теркәлгән урын буенча поликлиникаларда узарга мөмкин. Шулай ук Казанның «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү проспекты», «Имәнлек» метро станцияләрендә гриппка каршы мобиль вакцинация пунктлары эшли. Алар халыкны көн саен 7:30-19:00 сәгатьләрдә кабул итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре