АИ-92 литрының уртача бәясе бер атна эчендә 69,04 сумнан 69,35 сумга кадәр арткан, ә АИ-95 – 74,27 сумнан 74,60 сумга кадәр. АИ-98 һәм аннан югарырак бензинның бәясе үзгәрмәгән һәм литры өчен 100,94 сум тәшкил иткән.
Дизель ягулыгы 17 тиенгә кыйммәтләнде – литр өчен 80,51 сумга кадәр.
Гомумән алганда, республикада бензинның уртача бәясе 31 тиенгә артты: литры 72,06 дан 72,37 сумга кадәр.
Шул ук вакытта Россиядә бензинга бәяләр шул ук чорда 1,4 сумга кимегән – литры өчен 76,64 сумга кадәр. Идел буе федераль округында да бензин 1,14 сумга, литры 74,17 сумга кадәр арзанайды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез