Республикада 15-21 сентябрь аралыгында 15 189 ОРВИ очрагы теркәлгән. Чирләүчеләр саны алдагы атнадагыга караганда 23 процентка арткан. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук 297 ковид очрагы (алдагы атнадагыдан 15,9 процентка кимрәк) ачыкланган. Вируслар арасында омикрон штаммының стратус төре өлеше (62,5%) арткан.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, чир йоктыручылар саны зурлар хисабына арта.
Эпидемия алды сезонында 2 429 285 кешегә (халыкның 60,7 проценты) прививка ясау күздә тотыла. Бүгенгә 955 073 кешегә вакцинация ясалган. Планның 39,3 проценты бу.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез