Татарстанда бер атна элек югалган үсмерләрне тапканнар

Республикада бер атна чамасы элегрәк бер үк вакытта югалган ике үсмерне тапканнар. Бу хакта «KazanFirst» «Лиза Алерт» эзләү отряды мәгълүматларына таянып яза.

Малайлар 19 сентябрьдә юк булган һәм аларның кайда икәнлеклекләрен беркем дә белмәгән. Шөкер, 24 сентябрьдә икесе дә табылган. Моңа кадәр үсмерләрне Яшел Үзән районы Местечко Раифа бистәсе тирәсендә күргән булганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре