Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу хәл августта поликлиникадан шалтыртаудан башланып киткән. Кемдер пенсионерны “диспансеризациягә язып”, телефонына килгән кодларны әйтүне сораган. Өлкән яшьтәге ир-ат, икеләнеп тормастан, үтенечне үтәгән.
Шуннан соңгы шалтырту инде бабайны борчуга салган. Бу юлы “хокук саклау органнарыннан” шалтыратып, пенсионерга, янәсе, Украина армиясенә акча күчергәне өчен җинаять җаваплылыгы янавы турында хәбәр иткәннәр. Шул ук вакытта авыр хәлдән чыгу юлын да күрсәткәннәр: бөтен саклык акчасын “имин счетка” җибәрергә кушканнар.
Бабай нык куркуга калган. Үзенең йорты ишегалдында ук таныш булмаган бер курьерга бөтен саклык акчасын – 660 мең сумны биреп җибәргән.
Полиция мошенниклык турында статья буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерүчеләр билгеләгәнчә, аферистларның телефон номерлары Краснодар краенда, Кабарда-Балкар һәм Башкортстанда теркәлгән. Җинаятьчеләрне эзлиләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез