Татарстанда бер гаилә гөмбә ашап агуланган.
Төшке ашка гөмбә ашаган балаларның берсе үлгән, икенчесе хастаханәгә озатылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, алар ак гөмбә белән агуланган.
- Төшке ашка ак гөмбәләр пешереп ашаган гаилә әгъзалары барысы да хастаханәдә, бер балалары һәлак булды, - дип хәбәр итте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Ак гөмбәләр агулы гөмбә белән янәшә торганнан үзенә агу сеңдергәнме, әллә авыр металл сеңдергәнме - шуны ачыклаячаклар, дип хәбәр итә «Татарстан-24».
Сезон башыннан Татарстанда гөмбә белән агулануның 12 очрагы теркәлгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез