Чистай мәктәбендә укучы бер кыз бала мошенниклар кармагына эләккән. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Кыз популяр мобиль уен белән мавыгып киткән. Аңа анда бушлай бонуслар вәгъдә ителгән. Моның өчен аферистлар баланы әнисенең банк картасындагы мәгълүматларны һәм телефонына килүче кодларны әйтергә күндергән.
Мошенниклар шул рәвешле кызның әнисе картасыннан 14 000 сумнан артыграк акча урлаган. Хатын-кыз картасында акчасының юкка чыгуын икенче көнне генә белеп алган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре мошенниклыкта шикләнелүчеләрне билгеләү эше алып бара. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез