Газетага язылу

Татарстанда бер баланы кондиционер кәрзинендә күргәннәр: әнисенә җинаять эше ачылган

Чаллыда 23 яшьлек күпбалалы анага балаларын тәрбияләү бурычын үтәмәгән өчен җинаять эше кузгатылган. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Бу хәл сентябрь аенда шәһәрнең яңа өлешендәге 78нче комплекста булган. Биредә яшәүчеләр 12не каттагы кондиционер кәрзинендә бер сабыйны күреп алганнар. Полиция чакыртканнар. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре фатирда күпбалалы гаилә: 23 яшьлек хатын-кыз, 24 яшьлек ир-ат һәм аларның өч баласы – 1 яшьлек, 3 яшьлек ике кызчык һәм 2 яшьлек малайның яшәвен ачыклаган. Бу көнне ата-ана балаларын үзләрен генә өйдә калдырган.

Гаилә тәртипсез тормыш алып барган: фатир пычракка, чүп-чарга баткан, суыткычлары буш, балалары каралмаган. Соңрак аларда педикулез авыруы тапканнар. Ир- белән хатын, хәмер белән дус булганлыктан, сабыйларны еш кына ялгыз калдырган.

23 яшьлек хатын-кызга карата “Автозаводский” полиция бүлегендә җинаять эше кузгатканнар. Сабыйларны балалар йортына алып киткәннәр. Опека органнары гаилә парын ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә җыена.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре