Газетага язылу

Татарстанда бер банк хезмәткәрләрен алдап, 60 миллион сум акча урлаганнар

Дәүләт ярдәме күрсәтү программасы кысасында бирелә торган акчаны законсыз юл белән үзләштерүгә бәйле тикшерү нәтиҗәләрен Куркынычсызлык федераль хезмәте идарәсе һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткән.

Алдан ачыкланганча, мошенниклар ялган коммерциячел оешма аша эш иткән. Алар 2023–2024 елларда үз йортларын салырга теләүчеләр исеменнән 8 процентлы 6 миллион сумлык ипотека кредиты рәсмиләштерү өчен, банкка гаризалар җибәргән. Шул рәвешле банк хезмәткәрләренең башын бутаганнар. Рөхсәт алуга, кредитны «тере» акчага әйләндереп барганнар. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Мошенниклык кылуда шик тудырган тугыз кешедән сорау алганнар, дүрт кеше тоткарланган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре