Татарстанда бер бухгалтер, интернеттагы уенда акча эшләмәкче булып, 4 миллионын югалткан

Әлмәттә бер бухгалтер хатын-кыз, интернетта акча эшләмәкче булып, мошенникларга 4 миллион сум чамасы күчергән. Бу хата “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Хатын-кызның үзе сөйләвенчә, 2023 елның июлендә ул мессенджерда “Заработок на играх” дигән каналга тап булган. Канал администраторы аңа уен кагыйдәләрен, шул исәптән акча кертү тәртибен аңлаткан. Уенның асылы башка уенчылар арасында ставкалар ясаудан, “яшеренгән” саннарны белеп, ячейкаларны ачудан гыйбарәт булган.

Бухгалтерга уен кызык тоелган. Шуңа күрә шундук 1200 сум күләмендә беренчел взнос керткән. Хатын-кыз шул рәвешле ел буе уйнаган. Кайвакыт – откан, кайвакыт – оттырган. Барлык саклык акчасы беткәч кенә, күпме акча югалтуын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән. Мошенниклар аңа барлыгы 3,6 миллион сум зыян салган.
Хәзерге вакытта җинаять эшен кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре