Газетага язылу

Татарстанда бер ел эчендә илкүләм проект буенча 16 күпер яңартылган

2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстанның гомуми файдаланудагы төбәк һәм җирле әһәмияткә ия автомобиль юлларында 23 күперне норматив хәлгә китерү эшләре башкарылган. Шуларның 16сы (гомуми озынлыгы 675 метр) агымдагы елда яңартылган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».

Гомуми озынлыгы 446 метр тәшкил иткән тагын җиде күпер корылмасында ремонт эшләре дәвам итә. Аларны реконструкцияләү 2026 елда төгәлләнәчәк.

Төбәк һәм җирле юлларда күперләр булу – кече шәһәрләр, авыллар үсеше һәм анда яшәү өчен тотрыклы, имин һәм уңайлы мохит булдыруда мөһим фактор.

Быел төзекләндерелгән күперләр: Менделеевск районы Камай авылында Буҗай елгасы аша салынган күпер, Балык Бистәсе районы Ямаш авылында Һади Такташ урамы буенча Ачысу елгасы аша төзелгән күпер, Чирмешән районында Лениногорск – Чирмешән автомобиль юлындагы инеш аша салынган күпер.

Илкүләм проектның мөһим өлеше - төбәк әһәмиятенә ия күперләрне норматив хәлгә китерү. Алар елгалар һәм чокырлар аша вакытында узуны тәэмин итеп, транспорт системасының тотрыклы эшләвенә булыша.

Аерым алганда, Балтач районында Балтач – Әтнә автомобиль юлында Арбор елгасы кушылдыгы аша салынган күпергә, Кайбыч районында Олы Кайбыч – Камыллы автомобиль юлында Бәрле елгасы аша төзелгән күпергә, Чистай районында Казан – Оренбург – Чистай автомобиль юлындагы инеш аша салынган күпергә капиталь ремонт ясалган.

РФ Дәүләт советының «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты комиссиясен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/v-tatarstane-za-god-po-nacproektu-obnovili-16-mostov-5915625

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре