«Авыл хуҗалыгы оешмаларында үсеш күзәтелә — 7,8 процентка. Әмма хәзер шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында тискәре динамика бар», — диде ул.
Баязитов сүзләренчә, соңгы биш елда республикадагы авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү күләме 31 процентка арткан.
«Узган ел Татарстан Россиядә сөт җитештерү буенча беренче урынны алды, республика өлешенә гомуми күләмнең 6,7 проценты туры килә. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән акчалата керемнең 65 проценты терлекчелеккә туры килә, шуның яртысын сөттән кергән керемнәр тәшкил итә», — дип ассызыклады ул.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, Татарстан терлекчелек продукциясе белән үзен тулысынча тәэмин итә. Шул ук вакытта сөт җитештерү күләме куллану нормасыннан 61 процентка артыграк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез