Татарстанда бер эшче 17 нче каттан егылып һәлак булган

Фаҗига очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.

Чаллыда бер эшче төзелеп килүче йортның 17 нче катыннан егылып төшкән. “KazanFirst” үз чыганакларына таянып язганча, фаҗига кичә “Премьер” торак комплексының төзелеш мәйданчыгында килеп чыккан. Эшче, ни сәбәптәндер, биектән егылып һәлак булган.
Аңа 27 яшь булганлыгы, чит илдән килгәнлеге мәгълүм. Фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре