Фаҗига кичә кичке 9лар тирәсендә Казанның Татарстан урамында булган.
Кичә кичке 9лар тирәсендә Казанның Татарстан урамындагы бер йортта зур фаҗига булган. “KazanFirst” үз чыганакларына таянып язганча, анда 69 яшьлек хатын-кызның һәм аның 36 яшьлек улының мәетләре табылган.
Чыганак мәгълүматларына караганда, хатын-кызның күкрәк тирәсендә һәм беләгендә пычактан берничә җәрәхәт эзе булган. Ир-ат, башлангыч мәгълүматларга караганда, кайнар суга пешеп үлгән: фатирда кайнар су торбасы һәм сөлге киптергеч торба өзелгән.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир-ат әнисен пычак белән кадап үтергән. Шуннан соң фатирның астын-өскә китергән. Басма чыганаклары хәбәр иткәнчә, ир-ат психик авырудан интеккән. Фатирда шизофрениядән өч дистә дару кабы табылган.
Үтерү турында җинаять эше кузгатылган, Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез