Полиция Яшел Үзәндә 1,5 мең мигрантка ялган документ ясап биргән гаилә парын тоткарлаган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән.
Алар кемдер аша юридик компания оештырган. Арадашчылар аша мигрантларны учетка бастыру өчен ялган документилар рәсмиләштергән.
Полиция кырын эшне оештыруда шикләнелүчене һәм аның хатынын тоткарлаган.
Җинаять эше кузгатылган. Аларга 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Җинаять кылуда катнашкан башка кешеләрне ачыклауга юнәлдерелгән чаралар дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез