Татарстанда бер ир-ат, бозауларын тартып алудан куркып, банкка бурычын түләгән

Кама Тамагы районында суд приставлары биредә яшәүче ир-аттан банкка 580 мең сум күләмендәге бурычын түләттергән.. Ул озак вакытлар буе, акчам юк, дигән сылтау табып, әҗәтен түләмичә килгән.

Суд приставлары башта машинасына арест салган. Ләкин «авто»сын сатып алучы булмаган: хәтта банк та бурычын түләтү хисабына аны тартып алырга теләмәгән.

Приставлар, бурычлының мөлкәтен тикшерә торгач, сыер малына ия булуын ачыклаганнар. Октябрьдә ике бозавына арест салганнар. Малны, расписка белән, хуҗасына калдырганнар.
«Татар-информ»га Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән сөйләп үтелгәнчә, бурычлыга бу чара шундук тәэсир иткән. Ул, бозауларын бирмәс өчен, инде икенче көнне үк бурычын тулысынча түләп куйган.

Суд приставы билгеләп үткәнчә, ир-атка бозаулары автомобиленә караганда кадерлерәк булып чыкан. Машинасын тыныч кына биреп җибәргән, ә менә малларыннан коры каласы килмәгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре