Татарстанда бер ир-ат ГАИда имтихан бирүдәге "ярдәме" өчен суд хөкеме алдына басачак

Алабугада яшәүче бер ир-атка карата җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән. Ул, ГАИда имтиханнар бирергә ярдәм итәм, дип кешеләрне алдаган. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий мәгълүматларына таянып яза.

Әлеге ир 2021-2023 елларда үзен, янәсе, полициядә зур элемтәләргә ия булган кеше мин, дип таныштырып йөргән. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшыруны җиңеләйтүне вәгъдә итеп, ГАИ хезмәткәрләренә “төртү” өчен акча таләп иткән. Шулай итеп, 205 мең сум чамасы җыйган да, беркем белән бүлешмичә, кесәсенә салып куйган. Шул ук вакытта ришвәт бирүчеләр имтиханнарын берничә тапкыр тапшырырга мәҗбүр булган.

Җинаять эше судка тикшерүгә юлланган. Имтиханны җиңел генә тапшыру өчен ришвәт “төртүчеләргә” карата аерым җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре