Ир-ат, чит илдән автомобиль сатып алырга ниятләп, мессенджер аша сатучы тапкан. “Менеджерлар” белән бәясен, китереп бирү һәм түләү ысулын килешкәннән соң, ул мошенникларга башта – 450 мең сум чамасы, шуннан соң – 540 мең сумнан артыграк күчергән. Аферистлар бу акчаларны кулларына төшерүгә юк булган. Җинаять эше кузгатылган. Мошенникларны эзлиләр.
Казанда бер ир-ат, интернет аша чит илдән машина сатып алмакчы булып, 1 миллион сум акчасыннан мәхрүм калган. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Ир-ат, чит илдән автомобиль сатып алырга ниятләп, мессенджер аша сатучы тапкан. “Менеджерлар” белән бәясен, китереп бирү һәм түләү ысулын килешкәннән соң, ул мошенникларга башта – 450 мең сум чамасы, шуннан соң – 540 мең сумнан артыграк күчергән. Аферистлар бу акчаларны кулларына төшерүгә юк булган.
Җинаять эше кузгатылган. Мошенникларны эзлиләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез