Башлангыч мәгълүматларга караганда, зыян күрүче 22 мартта интернет челтәрендәге сайтта ташламалы бәядән квадроцикллар сату турында тәкъдимгә юлыккан. Сайтта үзенең телефон номерын калдырып, соңыннан мессенджер аша ниндидер бер хатын-кыз белән элемтәгә кергән. Икенче көнне аферист аңа сату-алу килешүе һәм түләү өчен реквизитлар юллаган. Ир-ат, аны-моны уйлап тормастан, банк бүлеге аша 150 510 сум күчергән.
Түләгәннән соң сатучы акчаның килүен раслап, товарның 9 апрельдә китереләчәген вәгъдә иткән. Ир-ат 6 апрельдә квадроциклның кайчанрак китереләчәгенә ачыклык кертмәкче булган, әмма сатучы белән элемтәгә керә алмаган. 7 апрельдән бирле сатучының телефонына шалтыратулар бернинди дә нәтиҗә бирмәгән.
Мошенниклык турында статья буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез