Татарстанда сәнәк белән ташланучыга полиция хезмәткәре ут ачарга мәҗбүр булган.
Тәтеш районының участок полициясе пенсионерның мотобогын алган һәм үзенә сәнәк белән ташланган 1988 елгы ир-атка утлы коралдан атырга мәҗбүр булган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Һавага атылган кисәтү атуы ирне туктатып кала алмаган. Ярсыган ир сәнәк белән полиция хезмәткәре өстенә килүен дәвам иткән. Ахырда хокук сакчысы тагын бер тапкыр атырга мәҗбүр булган.
Күкрәк читлеге яраланган ир хастаханәгә озатылган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез