Ул узган елның декабрендә шундый хәлгә дучар булган инде.
“Челнинские известия” газетасына Чаллыда (Сөембикә проспекты, 36) яшәүче бер ир-ат мөрәҗәгать иткән. Аңа инде менә икенче тапкыр ЖКУ өчен бик зур счет килгән.
2025 елның апреле өчен килгән квитанциядә 41,7 квадрат метрлы фатир (бер кеше теркәлгән) өчен... 86 мең сум күрсәтелгән. Шуның 83 мең сумы – җылылыкка. Ир-ат “Формула дома” идарәче компаниясенең мондый саннарны кайдан алуын һич аңламый.
Сүз уңаеннан, узган елның декабрендә аңа 87 мең сум күрсәтелгән квитанция килгән булган инде. Ул чагында идарәче компания үзенең хатасын таныган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез