Газетага язылу

Татарстанда бер ир, интернет аша машина сатып алам дип, 4 миллион сумыннан коры калган

Лениногорскида яшәүче ир-ат, интернет аша машина сатып алмакчы булып, 4 миллион сум акчасын югалткан.

Бу хакта KazanFirst Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына  сылтама белән яза.

Әлеге ир-ат, машина сатып алырга ниятләп, “авто”лар тәкъдим итүче сайтны эзләп тапкан. Үзенә кирәкле модельне сайлап алгач, “сатучылар” күрсәткән счетка акча күчергән. Шуннан соң тегеләр аңа, янәсе, таможня аша уздыруда кыенлыклар килеп чыгуы турында хәбәр иткәннәр. Ир-ат моның очына чыгу өчен “кайнар линия”гә шалтыраткан.

Анда аңа бу шәһәрдә инде 2 ел мондый эшнең башкарылмавын әйткәннәр.  

 “Аеруча зур күләмдәге мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре