Яшь яфракларга үрелүе була, кулы калын ботакка тиеп киткән кебек була. Авыртудан кулын тартып алган ирнең күзе ярага төшә, аннан кан китә. Кул астында бинт булмагач. Газинур аны перчатка белән сөртеп ала. Төкерекнең бактерияләргә каршы файдалы икәнен исенә төшереп, яраны ялап та ала. Әмма боларның берсе дә ярдәм итми: кул ойый, янып торган кебек була, ә авырту хисе бөтенләй булмый.
– Шул вакыт куак астында еланның койрыгын күреп алдым да өйгә ашыктым. Кул бик нык шеште, кыза башлады. Өйдәгеләр бик борчылды, кызым яраны бәйләде, боз куйды. Улым 5 нче номерлы шәһәр хастаханәсенә алып китте. Анда агуга каршы сыворотка бар, табиблар минем кебекләргә күп тапкырлар ярдәм иткән булганнар, – дип сөйли Газинур Исламов.
Хастаханәгә барганда ир-атның тыны кысыла башлый, хәле начарлана. Кан басымы 180 гә кадәр күтәрелә. Реанимация бүлеге мөдире Павел Егоров сүзләренчә, пациент авыр хәлдә кабул ителә. Кул шешкән, көчле аллергия реакциясе аркасында шәмәхә төскә кергән, агуның канга бик тиз эләгүе аркасында хәле начарланган. Квинке шешүе арта, тыны кысыла, аның гомеренә куркыныч яный. Бер килсә килә бит ул: Газинур абзыйның муеныннан талпан да табып алганнар.
Ярый вакытында килеп өлгергәннәр дә, реанимациядә елан агуына каршы сыворотка кадап, бер атнадан терапия бүлегенә күчергәннәр.
Терапия бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Лотфуллина пациентның дәвалануның тулы курсын узып, инде өенә кайтарылуы турында хәбәр итте. Әле рәткә кергәнче шактый вакыт кирәк булачак.
– Елан чакканнан соң иң мөһиме – паникага бирелмәскә, ашыгыч ярдәм бригадасын тизрәк чакырырга яки үзең хастаханәгә барырга кирәк. Ярадан агуны суырырга, елан чаккан урынны тыгыз бәйләвеч белән бәйләргә һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый, – дип ассызыклады Гүзәл Лотфуллина.
Менә сиңа кычыткан ашы! Май бәйрәмнәре ялларында, гомумән, табигатькә чыкканда мөмкин кадәр сак булыгыз, дип кисәтә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез