Газетага язылу

Татарстанда бер меңнән артык сайлау участогында грипптан прививка ясатып булачак

Бүген Татарстанның сайлау участокларында вакцинация узарга мөмкин.

Барлыгы 1053 сайлау участогында  836 прививка ясау бригадалары эшли.

Бу хакта “Татар-информ” Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына таянып яза. “Сайлау – халык белән сайлау участокларында очрашу өчен менә дигән мөмкинлек. Биредә без грипптан вакцинация узарга тәкъдим итәбез. ОРВИ һәм грипп йоктыручылар саны – әлегә эпидемия чигеннән ким. Әмма без инде хәзер үк күмәк иммунитет булдыра башларга тиешбез”, – дип билгеләп үткән сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанның медицина оешмаларына грипптан 340 мең доза вакцина кайтарылган. Ул барлык муниципалитетларга җибәрелгән. Прививканы барлык медицина учреждениеләрендә ясатырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре