Татарстанда бер пенсионер СВОда катнашучыларга йөз пардан артыграк оекбаш бәйләгән

Түбән Камада яшәүче пенсионер Надежда Шмелева махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 100 пардан артыграк оекбаш бәйләп һәм берничә дистә мунчала үреп җибәргән. Авыру кичергәннән соң авыррак йөри икән әле ул. Шулай булса да яраткан шөгылен ташламый, дип яза “Татар-информ”.

“Телевизор алдына утырам да бәйлим. Барыбыз да булышырга тиеш. Без булышмасак, кем булышыр? Кул эше беләм, шуңа күрә бәйлим дә бәйлим”, – дип сөйләп үткән Шмелева.

Ул төрле үлчәмдәге оекбашлар бәйли. Берцы белән кию өчен биегрәк итеп. Җеп белән аны волонтерлар тәэмин итә. Моннан тыш пенсионер ханым картиналар чигү белән дә шөгыльләнә. Аның дистәләрчә хезмәте кайбер күргәзмәләрдә дә тәкъдим ителгән инде. Ул хәрбиләргә ярдәм итеп кенә калмыйча, күп катлы йортта “старшая” бурычларын да үти. Биредә яшәүчеләр аның бик актив һәм җаваплы кеше булуына соклана.

Исегезгә төшерәбез: хәзер контракт хезмәте шартлары тагын да яхшырды. Татарстанда бер тапкыр 1 миллион сумга кадәр алырга мөмкин. Моннан тыш хәрбиләргә һәр ай саен 210 мең сум һәм аннан күбрәк түләнелә. Бер миллион сумны июнь-июль айларында контракт төзүчеләр алырга мөмкин. Бу җәһәттән тәфсиллерәк мәгълүматлар белән 8(800) 222-59-00 телефоны аша шалтыратып белешергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре