Татарстанда бер студент кыз, юлдаш эзләү буенча кушымтага кереп, акчасыннан коры калган

Казанда бер студент кыз күрше шәһәргә бару ниятеннән юлдашлар эзләү буенча махсус кушымтага кергән. «Татар-информ» язганча, биредә сүз «BlaBlaCar» турында бара.

Кыз «йөртүче»гә шалтыраткан. Тегесе, үз чиратында, сылтама юллаган. Студент, ике дә уйлап тормастан, сылтама аша банк картасының реквизитларын керткән.
Шуннан соң аңа 20 мең сумын алу турында хәбәрләр килә башлаган. Кызның полициягә гариза язып тапшырудан гайре башка чарасы калмаган.

Әлеге очрак буенча «Банк счетыннан акча урлау» статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе тагын бер кат искә төшерә: шикле сылтамаларга кермәгез, билгесез счетларга акча күчермәгез! Сак булыгыз һәм мошенниклар кармагына эләкмәгез!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре