Әлмәттә 47 яшьлек хатын-кызны үтерүдә гаеплиләр.
Тикшерү фаразы буенча, ул Фәхретдин урамындагы тулай торак коридоры буйлап барганда аңа күршесе очраган. Ир аны ямьсез сүзләр белән кимсеткән, ә үпкәләгән хатын җавапсыз калмый - пычак белән кыерсытучыга ташлана һәм күп кенә яралар ясый. Нәтиҗәдә, ир шунда җан бирә.
Хатын үз гаебен тулысынча таныган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез