Чистайда яшәүче хатын-кыз мошенникларның 18 яшьлек туташны алдавына аяк чалган. «KazanFirst», Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, шул хакта хәбәр итә.
Бу хәл шәһәрдәге бер банкта булган. Бер хатын-кыз яшь кенә кызның телефон аша ниндидер шикле сөйләшүен ишетеп алган. Ул мошенникларның кыздан акча күчерергә соравын аңлап алуга, кичекмәстән полициягә шалтыраткан.
Полиция хезмәткәрләре мошенниклар кармагына эләккән кызның 18 яшьтә булуын, Базарлы Матак авылында яшәвен ачыклаган. Кыз үзенә Росгвардия «хезмәткәре» шалтыратканлыгын әйткән. «Хезмәткәр» аңа, имештер банк кушымтасындагы шәхси кабинетына кемнәрнеңдер кермәкче булуын әйткән. Шуңа күрә бөтен акчасын билгеле бер банк аша «имин счетка» күчерергә күндергән.
Тиешле банкның Чистайда гына булуы сәбәпле, кыз шушы шәһәргә килеп, мошенниклар кушуы буенча акчасын күчерә башлаган. Шулчак теге ваемлы ханым, шикле сөйләшүне ишетеп, вакытында ярдәмгә ташланган. Кызганычка, бичара кыз бу вакытта инде 204 000 сумын күчереп куярга өлгергән булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез