Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Ринат Габитов Казанда яшәүче Наталья Прокофьевага уяулыгы һәм ваемлылыгы өчен Рәхмәт хаты тапшырган. Бу хакта «KazanFirst» идарәнең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
7 сентябрьдә әлеге ханым Киров шәһәреннән 88 яшьлек бабайны мошенниклардан коткарып калган. Пенсионерны Казанга килергә мәҗбүр иткәннәр. Биредә ул аферистларга зур күләмдә акча тапшырырга тиеш булган. Наталья Прокофьева күпкатлы йорт ишегалдында югалып калган өлкән яшьтәге ир-атның акча турында телефон аша кычкырып-кычкырып сөйләшүен күреп алган. Ханым шундук пенсионерның мошенниклар кушуы буенча йөрүен аңлаган. Наталья, аферистларга бабайның акчасын алып китәргә ирек бирмичә, полиция чакырткан.
Ринат Габитов шәхсән үзе Наталья Прокофьевага Рәхмәт хаты тапшырган. «Сез, уяулык һәм ваемлылык күрсәтеп, өлкән яшьтәге кешене мошенниклардан коткарып калдыгыз. Сезнең гамәлегез күпләр өчен үрнәк булырга мөмкин», – дип билгеләп үткән министрлыкның Казан буенча идарәсе башлыгы.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез