Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.
Яшел Үзән шәһәрендә компьютерда сакланылулы мәгълүматларга законсыз кергән өчен прокуратура материаллары нигезендә җинаять эше кузгатылган. Бу хакта “KazanFirst” Татарстан прокуратурасы мәгълүматларына таянып яза.
 Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегендә клиентларга хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәре Дәүләт хезмәтләре сайтында шәхси кабинет аша эшкә яраксыз берничә кешене карау буенча гаризалар тапшырган. Шул ук вакытта ул беркемне дә карамаган.
 Шулай итеп, хезмәткәр 2022 елның октябреннән 2024 елның маена кадәр Социаль фонд бюджетына 164 мең сумнан артыграк зыян китергән.
 Тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан. Хәзерге вакытта тикшерү алып барыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез