Мальтипу токымлы көчек сатып алу җинаять эшенә китергән.
Чаллы полициясенә этләргә мөкиббән китүче бер хатын-кыздан гариза кергән. 32 яшьлек ханым мальтипу токымлы эт (йөзе плюш аюга ошаган бик матур, йонлач, кечкенә эт) сатып алмакчы булган. Социаль челтәрләрдә озак кына эзләгәннән соң үзенә кирәкле игълан тапкан, дип яза “Челнинские известия”.
 Хатын-кыз үзенә әйткән счетка 26 мең сум күчергән. Ә инде көчекне алып китү мәсьәләсен белешү максатыннан шалтыраткач, “сатучының” телефоны сүндерелгән булып чыккан.
 “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү башлап җибәрелгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Чаллыда яшәүче хатын-кызның акчасы Чуашстандагы аферистка киткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез