Газетага язылу

Татарстанда бер хатын-кыз коега егылып төшкән

Зыян күрүчене медиклар кулына тапшырганнар.

Биектау районы Коркачык бистәсендә бер хатын-кыз тирән коега егылып төшкән. Шул сәбәпле нык кына җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итә “Татар-информ”, Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып.

Килеп туган хәл турында шундук 112 телефоны аша МЧС хезмәткәрләренә шалтыратканнар. Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар тиз генә килеп җиткән һәм хатын-кызны йомшак носилка, альпинист ысуллары ярдәмендә коедан чыгарып, медикларга тапшырган.

Гадәттән тыш хәлнең нечкәлекләре турында әлегә мәгълүматлар юк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре