Татарстанда бер хатын-кыз кунакка килгән ир-атны үтергән

Росгвардия хезмәткәрләре Казанда үзенең танышын үтерүдә шикләнелүче хатын-кызны тоткарлаган.

“Татар-информ” ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, батальон наряды кичен Кирпичников урамындагы фатирга килеп, кан эчендә яткан ир-ат мәетенә юлыккан. Мәеттән тыш, өйдә фатир хуҗасы һәм аның сөяркәсе булган. Икесе дә – исерек.

Башта алар, имештер, кунакның инде килгәндә үк бите яраланган булуын әйткәннәр. Ләкин соңрак башкача сөйли башлаганнар. Тикшерү барышында ир-атны кәеф-сафа корып утырган чакта фатир хуҗасының сөяркәсе пычак белән кадап үтергәнлеге ачыкланган.

39 яшьлек ир-ат (кайчандыр “утырып чыккан” булган) “Ашыгыч ярдәм” килгәнче җан тәслим кылган. “Үтерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре