Татарстанда бер хатын-кыз мошенникларга 2,3 миллион сум «бүләк иткән»

Түбән Камада бер хатын-кыз, аферистлар тозагына эләгеп, 2,3 миллион сум акчасыннан мәхрүм калган. Тикшерүчеләр «Мошенниклык» статьясы буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта «KazanFirst» Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Болай булган. Полициягә 53 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итеп, мессенджер аша элекке «җитәкчесеннән» хәбәр алганлыгы турында сөйләгән. Хәбәрдә, янәсе, Украина кораллы көчләренә акча җибәргәне өчен аңа җинаять эше кузгатылуы турында әйтелгән. “Җитәкче” шулай ук, сезнең белән хокук саклау органнары хезмәткәре элемтәгә керәчәк, дип тә кисәткән. 

Берничә минуттан соң хатын-кызга «ФСБ хезмәткәре» шалтыраткан. Ханым аңа беркемгә дә бернинди акча җибәрмәвен аңлаткан. Шунда инде хатын-кызны, янәсе, шәхси мәгълүматларының мошенниклар карамагына эләккәнлегенә ышандырып, акчасын саклап калырга «ярдәм итә» алуларын әйткән. Беркатлы ханым, бу сүзләрне ишетүгә, бөтен саклык ачасын тегеләр әйткән счетка күчергән. Берникадәр вакыттан соң гына аферистлар белән аралашканлыгын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре