Чаллы полициясе шәһәрдә яшәүче хатын-кыздан зур күләмдә акча урлау тбуенча җинаять эшен тикшерә. Биредә 52 яшьлек ханым, тиз генә баеп китү мөмкинлегенә ышанып, җиде миллион сум акчасыннан мәхрүм калган. Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә таянып яза.
Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, әлеге ханым быел язын мессенджер аша саклык акчасын бик отышлы шартларда нәрсәгәдер салу тәкъдиме белән хәбәрләр ала башлаган. Ул гомер күрмәгән әңгәмәдәшләренең тасма теленә ышанып, берничә ай буе аларга акча күчереп торган. Шулай итеп, аферистларга марттан июнь аена кадәрге чорда “криптообменник” аша 5 миллион сум җибәрелгән. Беркатлы хатын-кыз тагын ике миллион сумын ниндидер бер ир-атка шәһәр кафесында шәхси очрашканда “тере” акча белән тапшырган.
Шул рәвешле кырыгалдарлар аны 7 миллион сумга алдаган.
Әлеге очрак буенча “Мошенниклык” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре аферистларның кем икәнлеген ачыклау максатыннан оператив-эзләү чаралары уздыра. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре шәһәрдә яшәүчеләрне уяулыкка өнди: җиңел генә акча эшләү тәкъдименә ышанырга, таныш булмаган кешеләргә акча җибәрергә һич ярамый, дип кисәтә алар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез