Татарстанда бер хатын-кыз тәрбиягә алган баласына яшелчәне дөрес турамаган өчен пычак белән кадаган

Әгерҗе районында суд 48 яшьлек хатын-кызга хөкем карары чыгарган. Аны баланың сәламәтлегенә белә торып авыр зыян салуда гаепле дип таныганнар. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Опекун хатын-кыз, узган елның 31 декабре кичендә, 13 яшьлек үсмергә, Яңа ел өстәленә яшелчәне дөрес турамаганы өчен, пычак белән ташланган. Пычак, малайның күкрәк читлегенә эләгеп, үпкәсенә зыян китергән.

Суд хатын-кызга шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза чарасы билгеләгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре