Татарстанда бер хатын-кыз тимер юл вагоны астында калып һәлак булган

Казанда бер хатын-кызның тимер юлда һәлак булуы сәбәбен ачыклыйлар. “Тимер юл транспорты хәрәкәте һәм аннан файдалануның иминлек кагыйдәләре” статьясы буенча тикшерү үткәрелә. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының транспортта тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Фаҗига кичә – 28 августта Левченко тукталыш платформасының 790нчы чакрымында килеп чыккан.
“1977 елда туган хатын-кыз тимер юл аша чыкканда автомотриса астында калып һәлак булган”, – диелгән хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре