Татарстанда бер хатын-кызны ике тапкыр бәрдергәннәр

Бичара шунудк һәлак булган.

Кичә Татарстанда коточкыч юл һәлакәте булган. Фаҗига “Волга” М-7 юлының 1037нче чакрымында – Поспелово авылы тирәсендә килеп чыккан.

“Челнинские известия” Дәүләт автомобиль инспекциясенең башлангыч мәгълүматларына таянып язганча, Haval автомобиле юлга чыккан хатын-кызны бәрдергән. Шуннан соң аны йөк машинасы таптаткан. Җәяүле хатын-кыз шундук һәлак булган.
Дәүләт автомобиль инспекциясе килеп туган хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре