Апас районы прокуратурасы 55 яшьлек ханымга карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслаган.
Тикшерү версиясе буенча, 2017 елның июненнән 2019 елның августына кадәр хатын-кыз системалы рәвештә 16 яшьлек кызны кыйнаган, аңа куллары белән сугып һәм хәтта уклау белән кыйнаганы булган. Моннан тыш, ул кызны өйдән куып чыгара һәм аны тәрбияләү белән шөгыльләнми.
Хатын үз гаебен танымаган. Җинаять эше Апас районына карап тикшерү өчен җибәрелгән. Хәзер яшүсмерне әнисеннән алганнар һәм башка гаиләгә тәрбиягә биргәннәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез