Кичә, 22 июльдә, Татарстанда “Бердәм Россия” берләштерә” автобус марафоны башланды. Әлеге чара кысасында Татарстан Дәүләт Советының VII чакырылыш депутатларына кандидатлар Татарстанның 30 район һәм шәһәрендә булачак.
Беренче очрашу Питрәчтә узды. Очрашуга килүчеләр арасында Дәүләт Советы депутатына кандидат, Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская да бар иде. Аның сүзләренә караганда, районнарда яшәүчеләрнең фикер-тәкъдимнәрен тыңлау төрле дәрәҗәдәге бурычларны хәл итәргә ярдәм итәчәк.
– Питрәчтә Илкүләм һәм республика проектлары бик актив тормышка ашырыла. Ләкин район үсә, яңа бистәләр оеша. Аларда социаль объектлар төзергә кирәк. Әйтик, Царево бистәсендә яшьләр үзәге, психологик ярдәм күрсәтү үзәге дә юк. Балалар бакчаларында урыннар җитми. Мондагы иң актуаль проблемалар шул дип уйлыйм, – диде ул.
Питрәчнең бер мандатлы 49нчы сайлау округы буенча депутатлыкка кандидат, Татарстан Дәүләт Советының гамәлдәге депутаты Михаил Сыровацкий да бу сүзләрне куәтләде.
– Җанлы аралашу рәвешендә оештырылган очрашулар халыкка якынрак булырга ярдәм итә. Кайсы өлкәләрдә нинди җитешсезлекләр бар? Без нәрсә эшли алабыз? Әнә шул сорауларга җавап табасың. Ә алар исә – безнең эшчәнлекнең нигезен тәшкил итә, – диде ул.
Татарстан Дәүләт Советының VII чакырылыш депутатларын 8 сентябрь көнне сайлаячакбыз. Парламентның яңа составына керәчәк 100 депутат биш елга сайлана. Аларның 50се – бердәм республика округы буенча, 50се – бер мандатлы округ буенча.
Сүз уңаеннан, Дәүләт Советына депутатлыкка кантдидатларны тәкъдим итү тәмамланды. Барлыгы 427 кеше тәкъдим ителгән. Аларның 179ы – бердәм республика округы буенча, 248е – бер мандатлы округ буенча.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез