Татарстанда "Бердәм Россия"дән тавыш бирү өчен СВОда катнашкан 40 кеше теркәлгән

Татарстанда “Бердәм Россия”дән башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен документлар кабул итү дәвам итә. Республикада җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына сайлауга кандидатлар сайлап алу буенча партиядән башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен 5,2 меңнән артыграк кандидат теркәлгән инде. Документлар 24 апрельгә кадәр кабул ителә.

Быел көзен Татарстанда ике сайлау уздыру күздә тотыла. Республикада яшәүчеләргә Татарстан Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына 7,5 меңнән артыграк депутат сайларга туры киләчәк.

“Әтнә, Югары Ослан, Кукмара, Мөслим, Балык Бистәсе, Теләче, Чирмешән, Чистай районнарында кандидатлар тәкъдим итү эше аеруча актив төстә алып барыла. Башлангыч тавыш бирүдә катнашуга кандидатлар сыйфатында махсус хәрби операциядә катнашкан 40 кеше теркәлгән”, – дип сөйләп үткән “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин.

Башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен тәкъдим ителгән кандидатларның яртысыннан артыграгы – “Бердәм Россия” әгъзалары. Шуның өчтән бер өлеше – партия тарафдарларының төбәк бүлеге сафларында.

Исегезгә төшерәбез: төбәк политсоветы президиумы партиянең җирле бүлекләренә башлангыч тавыш бирүне үткәрү буенча вәкаләтләр бирде. “Бердәм Россия”дән кандидат булып партиянең карашын уртаклашучы теләсә кем тәкъдим ителергә мөмкин.

“Бердәм Россия” дә башлангыч тавыш бирү – кандидатларны сайлап алу буенча мәҗбүри уздырылырга тиешле чара. 5 марттан кандидатларны тәкъдим итү генә түгел, бәлки агитация чоры да башланды. Барлык кандидатлар сайттагы шәхси кабинетларында автобиографиясен, видеовизиткаларын урнаштыруга, шулай ук программаларын әзерләүгә хокуклы. 7 майга кадәр агитация материалларын урнаштыру рөхсәт ителә.

Татарстанда башлангыч тавыш бирү PG.ER.RU платформасында электрон рәвештә башкарылачак.

Фәкать Россия Дәүләт хезмәтләре порталына “бәйләнгән” уникаль номерлы кәрәзле телефон аша гына тавыш бирергә мөмкин. Моннан тыш система сайлаучының тиешле округта теркәлгәнлеген расларга тиеш.

Республика буенча җирлекләр советлары депутатларының күздә тотылган саны –7531.

Башлангыч тавыш бирүдә барлык 43 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы катнашачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО

Көн хәбәре