Бу хакта Татарстан төбәк диспетчерлык идарәсе директоры Андрей Большаков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында әйткән.
Большаков сүзләренчә, Татарстанда «Форвард Энерго» компаниясе төзергә ниятләгән җил электр станциясенең куәте 268,8 МВт тәшкил итәчәк. Төзелеш өчен мәйданчык республиканың Буа районында сайланган.
Россиянең 2026-2031 елларга исәпләнгән электр энергетикасы системаларын үстерүнең актуаль схемасы һәм программасы нигезендә, Татарстанда җил электр станциясе 2028 елдан эшли башларга тиеш.
«Проект гамәлгә ашырыла, ул тарихи-мәдәни экспертиза узды инде, мәгълүматлар ТР Мәдәни мирасны саклау комитетының рәсми сайтында урнаштырылган. Хәзерге вакытта әлеге җил электр станциясе өчен егәрлек бирү схемасы буенча чараларны билгели торган стадиядән тыш эш башкарылган. Киләсе адым - заявка бирүче тарафыннан челтәр оешмасына әлеге җил электр станциясен технологик тоташтыруга гариза тапшыру», - дип сөйләде Большаков.
Җил электр станциясен челтәр инфраструктурасына техник тоташтыру өчен техник шартлар юнәлешендәге эшләр 2026 елның беренче кварталында тәмамланыр дип көтелә. Быелның икенче кварталыннан милекче проект документларын әзерли башларга ниятли.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез