Татарстан табиблары карантинда булган Франция гражданинында Covid-2019 коронавирус йогышын ачыклаган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
"Республика штабы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Татарстанда коронавирус йоктыруның бер очрагы ачыкланган. Ул-Татарстан Республикасына килгән Франция гражданины. Ул коронавирус симптомнары барлыкка килү сәбәпле, хастаханәгә урнаштырылды", - дип хәбәр итте Галимова.
Татарстанга килгәч, чит ил кешесе табибларга хәбәр иткән һәм анализлар биргән, шуннан соң ул карантинда утыра.
«Хәзерге вакытта пациент республика йогышлы авырулар хастаханәсендә табиблар күзәтүе астында», -дип ачыклык кертте Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.
Татарстан Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлек эчендә Россиядә 21 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән: Мәскәүдә - дүрт һәм Россиянең 14 төбәгендә берничә очрак булуы билгеле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез