Шунысын аңлау бик мөһим: кагыйдәләрне бозуның һәр очрагы административ җәза чарасы белән генә янап калмыйча, юлда фаҗига сәбәбенә дә әйләнергә мөмкин.
Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына караганда, гыйнвардан март аена кадәрге чорда республика юлларында барлыгы 543 авария теркәлгән: 63 кеше һәлак булган, 677се җәрәхәтләнгән яки имгәнгән.
Шулай итеп, антирейтингта лидерлыкка чыкканнар:
«Лаборатория РТХ» (Казан ш.) – беренче урында (186 бозу очрагы),
«Казан май комбинаты» (Лаеш ш.) – икенче урында (141),
«НЕФТЕСТРОЙЭНЕРГО» (Әлмәт ш.) – өченче урында (105 бозу очрагы).
Шулай ук беренче бишлеккә эләккәннәр:
«СТРОЙСТИЛЬ» компаниясе (Чаллы ш.)– 87 бозу очрагы,
«ПСО Казань» оешмасы – 83 бозу очрагы.
Моннан тыш антирейтингка юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары 80нән кимрәк булган түбәндәге оешмалар кергән:
Казанның «СТР» һәм «ППСХ» фирмалары, шулай ук Чаллыдан «Вектор финансов” (76шар бозу очрагы).
Исемлекнең азагына Казанның ике оешмасы: «ДАНЛЕКО» (71 бозу) һәм «ВИКАРА» (70 бозу) эләккән.
Югарыда телгә алып үтелгән компанияләр шушы өч ай эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 973 очрагына юл куйган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез